Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне инвесторлар үз итә

Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелгән. Әлмәт районының киләчәккә планында да төбәккә инвесторлар җәлеп итү каралган. Инде бу юнәлештә эш бара. Безне нинди үзгәрешләр, эш урыннары көтә?

Республикабыз икътисади кризис шартларында да үсүен, 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегиядә билгеләнгән максатларга ышанычлы адымнар белән атлап баруын дәвам итә. Татарстан төп күрсәткечләр буенча илнең алда баручы төбәкләреннән санала. Инвестиция күләме генә дә соңгы 5 елда 2,5 триллион сумга җиткән. Россия Президенты Татарстанны инвестицион климат рейтингында 1 нче номер дип атап, республика җитәкчелегенең икътисади сәясәтенә югары бәя бирде.
Көчле, нәтиҗәле икътисад - ул эш урыннары, яхшы хезмәт хакы, инфраструктура, социаль проектларның тормышка ашуы, димәк, төбәктә яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты дигән сүз. Әлмәт җитәкчелеге дә моны күздә тотып, районга күбрәк инвесторлар җәлеп итү, аларны территория белән кызыксындыруны бурыч итеп куя.
- Әлмәттә бизнес җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылган, мәйданчыклар бар. Җирле власть сөйләшү өчен ачык, теләктәшлек күрсәтергә һәрвакыт әзер, - диде район башлыгының инвестицион үсеш буенча киңәшчесе Ратмир Мәүлиев.
Үзебезнең ил инвесторларына өстенлек бирелсә дә, чит илдәгеләрнең кызыклы проектлары да игътибарсыз калмый. Мәсәлән, Әлмәттә Көньяк Корея компанияләре проектларын тормышка ашырырга керешкән. Бер компания бездә бикләвеч арматурасы һәм контроль-үлчәү клапаннары ясау, аларны җыю буенча завод ачарга тели. Шушы ук илнең икенче бер компаниясе трансформаторлар җыеп, сату юнәлешен җәелдермәкче. Әлеге трансформаторлар югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә. Аның сәнәгать предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык, ягъни кулланучылар - безнең өчен бик отышлы булуы игътибарны җәлеп иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса