Әлмәтнең җиләкле урманнарын таптык
Җәй җәй инде - әле кояшы кыздыра, әле яңгыры ява. Һава торышының үзгәреп торуына, гадәттә, авыл кешесе шатлана.
Димәк, уңышка өмет тотарга була. Ә инде аның күплеген-азлыгын базар күрсәтә.
Атна-ун көн элек Әлмәт базарында, шәһәр әбиләре артык бакча җимешләрен сатып торган мәйданчыкларда каен җиләге күренә башлады. Исе үк күңелне дәртләндереп борынны кытыклый торган «тере витаминның» бәясе генә алучыларны шатландырмый - бер литрыннан 500 сум сорыйлар. 5 литрлы чиләге исә 3000 сум! Бер яктан, бу бәя аңлашыла да - бөртекләп җыеп та, чиләкне тутырырга ашыкмаган җиләкне табуы бер авырлык булса, кигәвен-черкигә түзеп җыю гына ни тора шул!
- Мин берәүне дә кыстамыйм - каен җиләгенең шифасын белгәнәр алдан заказ биреп тә алалар, - ди җиләк җыю осталыгын белгән Галия түти.
Аның сүзләренчә, каен җиләге бер булган урында үсәргә ярата, ләкин тирәсен үлән басып китсә, урынын алыштырырга да сәләтле. Кайвакыт ылыслы урманнарда кычыткан арасында да үскәли, ди танышым.
Әлбәттә, җиләк җыеп, аны сатып кәсеп итүчеләр урыннарын күрсәтергә ашыкмыйлар. Шулай да сорана торгач, алтынга тиң җиләкнең Новоникольск, Ерсубай урманнарында уңганын белә алдым. Кузай уңганнары кызыктыргыч җиләкне үз нокталарында ике атна элек үк сата башлаган инде.
Рәдифә НОГМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia