Әлмәтнең иң яхшы шәфкать туташлары ачыкланды
Казан медицина көллияте базасында «Урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч - 2018» бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
1 нче этап ӘМР дәвалау профилактика учреждениеләрендә үткәрелгән иде. Икенче этап Казанда үтте. Безнең район 4 номинациядә катнашты. «Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә медсанчастьның хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Лилия Лотфуллина җиңүче дип танылды. «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә «РемСервисТранспорт» ҖЧҖ фельдшеры, сәламәтлек саклау пункты мөдире Рәмзия Гарипова, «Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә медсанчастьның гомуми практика табибы медсестрасы Светлана Камаловалар җиңде.
Ике катнашучыбыз - перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсеннән сестра-анестезистка Светлана Бурдина һәм Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры шәфкать туташы Анна Сафина «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа