Әлмәтнең иң яхшы осталары – алар
Төзүчеләр арасында үз эшенең осталарын ачыкладылар.
Штукатурчылардан соң көрәш мәйданына башкалар да чыкты. Шунысын да искәртеп узарга кирәктер, калабызда төзелеш оешмалары байтак булса да, кызганыч, бәйгедә катнашырга теләүчеләр әллә ни күп түгел. Мисал өчен, плитә җәючеләрнең дә дүрт кенә командасы иде. Бу юлы «Арслан» (ике команда), «Стройкомплект» һәм СК «Капремонтстрой» җәмгыятьләреннән килгән осталар көч сынашты. Монда да теория буенча белемнәрне һәм эшләп күрсәтү кирәк булды. 15 сорауга 15 минут вакыт эчендә җавап язганнан соң командалар ванна бүлмәләренә юл тотты. Эшкә бәя биргәндә махсус кием, сарыф ителгән вакыт, төзелеш материалының күпме тотылуы, эш коралы һәм башкалар игътибарга алынды. Комиссия беренче урынны «Арслан»нан Ташмурат Буреевич һәм Җәләлетдин Санаткулов командасына бирде.
«АРСУ»ның производство базасында эретеп ябыштыручылар кулларында ут уйнатты. Ә менә җиңү кабаттан исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш булган «АРСУ» ҖЧҖ эретеп ябыштыручысы Алексей Архиповка елмайды. Алексей алдагы елларда гел призлы урын яулап килде. Узган елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы булып та ул танылган иде.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучылар Төзүчеләр көне тантанасында бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа