Әлмәтнең иң оста буяучысын ачыкладылар (+ФОТОЛАР)
Төзүчеләр арасында бәйге дәвам итә. Бүген буяучылар көч сынашты. Бәйгедә 4 команда катнашты. "АИСК" бу юлы да ике команда белән чыгыш ясады. Башта конкурсантлар теоретик белемнәрен күрсәтте. Сорауларны политехникумнан конвертка салып җибәргәннәр. Тест рәвешендәге 15 сорауга җавап биргәннәр соң кызлар алдына "Яшьлек" микрорайонындагы 10 нчы позициядәге торак йортта стенага обой...
Төзүчеләр арасында бәйге дәвам итә. Бүген буяучылар көч сынашты. Бәйгедә 4 команда катнашты. "АИСК" бу юлы да ике команда белән чыгыш ясады. Башта конкурсантлар теоретик белемнәрен күрсәтте. Сорауларны политехникумнан конвертка салып җибәргәннәр. Тест рәвешендәге 15 сорауга җавап биргәннәр соң кызлар алдына "Яшьлек" микрорайонындагы 10 нчы позициядәге торак йортта стенага обой ябыштыру бурычы куелды. Кискен көрәштә беренче урынны "Арслан" фирмасыннан Ольга Хәкимова һәм Минзида Глонягина яулады. Икенче урында "АИСК"ның Ландыш Соколова һәм Аннан Хлопцева командасы. Өченче урынны "Коралл"дан Зәлия Мәрдәнова, Гөлнара Андреева һәм "Стройкомплект"тан Ирина Антонова, Евгения Акмашева бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа