Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең эшче яшьләре республика бәйгесендә көч сынашачак

Фестивальнең төбәк туры шәһәребездә ноябрь аенда уза. Оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләрнең иҗат фестиваленә заявкалар кабул итү 20 октябрьгә кадәр озайтылды.

Иҗат бәйгесе дәвамлы булырга ошаган, ул ел саен октябрь-ноябрь айларында уздырылыр дип фаразлана. Анда төрле тармакта хезмәт куючы 35 яшькә кадәрге егет-кызлар катнаша ала. Бу хакта "Созвездие-Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов Әлмәттәге визиты барышында хәбәр итте. Фестивальне күркәм традициягә кертүне Татарстан Президенты да хуплаган.

Шулай итеп, бәйгенең сайлап алу турлары 5 зона буенча оештырылачак. Әлмәттә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарының иң сәләтле, җырга-моңга бай яшьләре көрәшкә чыгачак. Әлмәтлеләр дә сынатырга җыенмый. Безнекеләр башлангыч этапта ук иң өлгере булып чыккан, фестивальдә катнашуга әлмәтлеләрдән 5 заявка кергән инде.

Шунысын да ассызыкларга кирәк, оештыручылар положениегә үзгәрешләр кертүне кирәк тапкан. Чөнки алдан ук планлаштырылган кайбер таләпләрне үтәргә эшче яшьләрнең вакыты җитмәсе көн кебек ачык. Ә үзгәреш видеороликка кагыла, аны бәйге кысаларыннан төшереп калдыралар.

Нефтьчеләр башкаласында бәйгенең зона туры 19-21 ноябрьдә уза. Ул "Солнечный" һәм "Дружба" балалар сәламәтләндерү лагерьларында булыр дип планлаштырыла. Бу көннәрдә катнашучылар өчен мастер-класс сәгатьләре, түгәрәк өстәл утырышлары да оештырылачак. Гала-концерт исә 22 ноябрьдә "Нефтьче" Мәдәният сараенда үтә. Чарага килә алмаучылар өчен аны "ТНВ-Яңа гасыр" каналыннан карау мөмкинлеге тудырылачак. Ә иҗат фестивале җиңүчеләрен 14 декабрьдә "Пирамида" күңел ачу комплексында бүләкләячәкләр.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250