Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең ДПС экипажы белән булган хәлләр

Татарстан дәүләт автоинспекциясенең ветераннар оешмасы квартал саен бәйге үткәреп килә.

Әлеге бәйгедә Әлмәт ЮХИДИ бүлегенең Валерий Гаврилов белән Сергей Гвоздарёвтан торган экипажы җиңүче дип танылды.


Сергей Гвоздарёв ЮХИДИ сафларында 2006 елдан бирле хезмәт итә. Ул кизү торган бер көнне Радищев урамындагы бер ишегалдында кыйналган ир-ат мәете табылуын хәбәр итәләр. Урынга килеп җиткән төркем мәетне тикшерүгә керешә. Шулвакыт икенче кат балконында торучы аек булмаган ирләр алардан көлә башлый. Хокук сакчылары әлеге фатирга юнәлә. Тикшерү вакытында Гвоздарёв берсенең кәрәзле телефонында бүлмәдәге егетләр белән үлгән ир табын артында бергә утырган фотоны күреп ала. Егетләрне тоткарлыйлар һәм эчке эшләр бүлегенә илтәләр. Соңрак ачыкланганча, компания ял көннәренә фатир арендалаган һәм анда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Берара шешәдәшләр арасында низаг чыккан – алар сугыша башлаганнар. Сугышу барышында берсен үтергәннәр. Һәм гәүдәсен балконнан ыргытканнар. Фатирны тәртипкә китереп, үтерелгән ирнең шәхси әйберләрен ташлап, китәргә генә җыенганда ишегалдына формадагы кешеләр килеп җиткән. Балконга чыгып аларны үртәүләре аркасында җинаятьчеләр эләккәннәр.
Валерий Гаврилов ЮХИДИдә 2004 елдан эшли. Аның белән шундый вакыйга булган. Кизү торган чагында аңа бер танышы шалтыраткан һәм дулкынланулы тавыш белән үзенә таныш түгел бер кеше пычак белән һөҗүм итүен әйткән. Валерий иптәшләре белән вакыйга булган урынга киткән. Баксаң, яшь ирнең артыннан килеп берәү муенына пычак терәгән һәм акча бирүен таләп иткән. Шулвакыт аны нәрсәдер куркыткан һәм ул качып киткән. Полицейскийлар якындагы ишегалларын һәм подъездларны карап чыкканнар. Тиздән Валерий баскыч мйданчыгында качып торучы ирне күреп алган. Ачыкланганча, һөҗүм итүче әле яңа гына төрмәдән чыккан һәм кире үз кәсебенә керешкән кеше булган.


ЮХИДИ ветераннары Гаврилов һәм Гвоздарёв экипажына тантаналы шартларда күчмә вымпел тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса