Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә Ачык ишекләр көне узды

Балаларына өстәмә белем бирергә теләүче әти-әниләрнең саны елдан-ел арта бара.

Шөкер, калабызда аларның сәләтләрен үстерү, теге яки бу шөгыль белән кызыксындыру өчен шартлар җитәрлек. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә генә дә күпме түгәрәк, студия эшли. Шимбә көнне биредә Ачык ишекләр көне булып узды.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл балалары да теләп йөри. 3 меңнән артык укучының 1300 е - район балалары. Алар дәрестән соң булган вакытларын биредә әнә шулай файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Хәер, укучылар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар да шактый күренде.

- Бер генә түгәрәктә дә буш урын калмаган, "йоклаганбыз", алдан ук язылып куярга кирәк булган икән. Моның кадәр күп бала йөридер дип уйламаган идем, - диде 5 яшьлек кызын җитәкләп килгән Гүзәл Шакирова.

Кайсы гына әти-әни белән сөйләшмә, барысы да өстәмә белем бирүнең кирәклеген әйтә. Түгәрәкләргә йөрү балаларның телевизор, компьютер артында кирәксезгә утыруын киметә, аларга үзләрен иркенрәк, мөстәкыйль тотарга ярдәм итә, сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә һәм иң мөһиме, ялгыш юлга басудан саклый - зурларның фикере әнә шундый.

Быел биредә яңа секцияләр, түгәрәкләр дә ачылган.

- Яңа уку елыннан волейбол секциясе эшли башлады, декоратив-гамәли һәм радиотехник иҗат буенча да юнәлешләр арттырылды. "Пластилин" остаханәсенең иҗади составы да киңәйтелде, - диде күп профильле өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Светлана Шәйхаттарова. - Мәсәлән, декоратив-гамәли иҗат юнәлешендә 3, вокал, хореография буенча да берничә түгәрәк эшләячәк. Башка түгәрәкләр дә эшләрен дәвам итә. Бассейнга йөрергә теләүчеләрнең дә арта баруы күзәтелә.

Ачык ишекләр көненә килүчеләрне төрле уеннар, җыр-биюләр каршы алды. Алар үзләре дә Куян һәм Аюга, түгәрәкләргә күптән йөрүчеләргә ияреп биеделәр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачканнан һәм бәйгеләрдә катнашып призлар алганнан соң эчкә узды. Биредә аларны тәмле кайнатма көтеп тора иде. Монысы беренче тапкыр үзәккә йөрүчеләрне багышлау йоласы булып чыкты. Бүлмәләрне, секцияләр эшчәнлеген һәркем зур кызыксыну белән карап чыкты. Концертны да балалар алкышларга күмде. Күп тә үтмәс, алар үзләре дә әнә шулай сәхнәдән җырлар-биер, үзәктә өйрәнгән яңа шөгыльләре белән таныштырыр, бәйгеләрдә зур җиңүләр яулар.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250