Әлмәтнең авыл хуҗалыгын үзгәрешләр көтә
Авыл хуҗалыклары Токарликов исемендәге АҖ дә йомгаклау киңәшмәсе уздырды.
Ул район башлыгы Айрат Хәйруллинның, башка рәисләрнең хуҗалык фермасын, сыерларны тоту рәвешен, савым процессын караудан башланды. Киңәшмәнең Кәләйдә уздырылуы юкка түгел. Токарликов исемендәге АҖ быел 702 тонна ит җитештергән, 3488 тонна сөт савып алган. Бер сыерга 4983 кг сөт туры килә. Район башлыгы башка хуҗалыкларны да терлекчелек тармагына җитди карарга чакырды. Районның агросәнәгать комплексы йомгаклары һәм киләсе елга планнар белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов таныштырды. 2017 елга эре проектлар планлаштырылган. 1000 баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы һәм 10 мең баш мөгезле эре терлеклек симертү мәйданчыгы һәм башкалар төзү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа