Әлмәтнең армиядән качып йөрүчеләрен һәркем беләчәк
Хәрби комиссариат бүлеге армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрнең исемлеген матбугат чараларында бастырып чыгарырга ниятли.
Әлеге исемлек Россиянең Оборона минитсрлыгы күрсәтмәсе буенча да басылырга мөмкин. Көзген чакырылыш вакытында армиядән качып йөрүче 219 егетнең әлегә 65 е генә чакырылыш пунктына килгән. Язгы чакырылыш вакытында барлыгы 1300ләп әлмәтле тикшерү узарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа