Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 6 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарда 100 балл җыйган

Гомумшәһәр активында бердәм дәүләт имтиханнарына (БДИ) һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДЙА) йомгак ясалды.

Мәктәп тәмамлаучыларның имтиханнарны ничек тапшыруы турында Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев сөйләде. Ул республика, мәгариф министрлыгы, муниципаль район җитәкчелегенең ДЙА үткәрүгә бик зур игътибар бирүен әйтте. Әлмәт районында район башлыгы Мәҗит Салиховның кушуы буенча бу темага берничә киңәшмә үткәрелгән.

2013-2014 уку елында рус теле, математика, химия, биология, тарих, география, табигать белеме буенча уртача баллар республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Анализдан күренгәнчә, тулаем алганда максималь күрсәткечкә Менеджер мәктәбе ирешкән. Шәһәр мәктәпләре арасында БДИ тапшыруда 2 нче лицей, 10 нчы, 2 нче, 7нче урта мәктәпләр, 1 нче гимназиянең күрсәткечләре яхшы, 18 нче, 21 нче, Түбән Мактамадагы 1 нче мәктәпләр калышкан. Авыл мәктәпләре арасында яхшы күрсәткечләр Габдрахман, Яңа Кәшер, Нәдер мәктәпләрендә, калышучылар - Кичуй, Рус Акташы, Елховой мәктәпләре.

100 балл җыючылар быел 6 кеше булган, төрле предметлардан 80 һәм аннан артыграк балл җыючылар - 307 кеше.

Рафаэль Ганиев әйтүенчә, быелгы нәтиҗәләрне 2013 елгы белән чагыштырып карау уртача билгенең рус теленнән генә бераз югарырак булуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250