Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 2 санлы лицее укучылары Айдар Исхаков һәм Нурислам Гобәевлар Мәскәүдә традицион җәйге “Наноград” мәктәбендә катнашты

"Наноград" - "Роснано мәктәп лигасы" программасының үзәк вакыйгаларыннан берсе санала. Анда нигездә табигать фәннәре һәм югары технологияләр белән бәйле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр катнаша.

Әлмәт укучылары Роснаноның микроэлектроника җитештерү белән шөгыльләнүче партнеры биремнәрен өстен күргән. Егетләр фәнни дскуссияләрдә, тикшеренүләрдә, проект һәм лаборатор эшләрдә катнашкан. Башкалага сәфәрләре шул дәрәҗәдә кызыклы һәм мавыктыргыч булган, алар киләсе елга да катнашу теләге белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250