Әлмәтлеләрнең зарларын ишеттеләр
Урсалыда яшәүчеләрнең "РТС-Урсала" арасында йөрүче 8 нче маршрут интервалы уңаеннан күпсанлы шикаятьләренә игътибар иттеләр.
Хәзер әлеге маршрут "АПОПАТ" карамагына тапшырылды. Бүген матбугат конференциясендә генераль директор Константин Кириченко әлеге маршрутка хезмәт күрсәтү өчен 4 яңа "ПАЗ" сатып алынуын җиткерде. Алар 15 минут интервал белән йөриячәк. Хәрәкәт схемасында үзгәрешләр бар. Элеккеге РТС-Шоссейная-Герцен участогы Герцен-Фәхретдин итеп үзгәртелгән. 1 сентябрьдән 8 нче маршруттан бушаган элеккеге автобуслар ике генә автобус хезмәт күрсәткән 4, 4 а маршрутына өстәлә. Хәрәкәт интервалы 20-25 минут тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа