Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең үзара салымга карашы ачыкланды (ФОТОЛАР)

Якшәмбе авыл җирлекләрендә үзарасалым буенча референдум узды. «Кирәкле эш», диде кайбер авылларда яшәүчеләр. Кирәкле булса да, аңа битараф караулар да күзәтелгән бу көнне районда.

Референдум 36 муниципаль берәмлектә оештырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушинның дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, 34 авыл җирлегендә тавыш бирергә килүчеләр саны 65,48 процент булган һәм ул узды дип саналган. Референдумда барлыгы тавыш бирү исемлегенә кертелгән 37009 кешенең 18702 се катнашкан, ягъни 50,53 процент.

Үзарасалым кирәкме? - референдум көнне Яңа Кәшергә баргач без биредә яшәүчеләргә әнә шундый сорау бирдек һәм беркемнән дә кире җавап ишетмәдек. «Бу мәсьәләгә җитди карау зарур. Мин бик теләп катнашам. Авылга балалар мәйданчыгы кирәк. Без бит үзарасалымда катнашып киләчәккә өлеш кертәбез. Спорт комплексы да телибез. Ярышларда даими чыгыш ясыйбыз, призлы урыннар алабыз, мондый чараларга тагын да тырышыбрак әзерләнү өчен комплекс ясалса, яхшы булыр иде», - диде «Электро-Энергосервис» җәмгыяте мастеры Илдар Вәлиәхмәтов. Аның сүзләрен пенсионер Сәрия Фәттахова да хуплады. «Елына 200 сум аз инде ул. Үзсалымны 500 сумга кадәр арттырырга була. 1 мең әр сум җыючы төбәкләр дә бар. Үзебез өчен бит. Акчаларның кая киткәнен күреп торабыз», - диде ул да. Яңакәшерлеләр үзарасалым турында яхшы хәбәрдәр. Ялындырып, бәхәсләшеп тормый, үзе аңлап килә, авылның төзек, матур булуына өлеш кертергә тырыша. Җирлектә ун агитатор да эшли икән.

- Беренче елны гына авыррак булды. Җыелган акчага эш күрсәтә башлагач, җиңеләйде, әлбәттә. Тәүгесендә ике балалар бакчасына да илтүче юлга асфальт җәйдек, бер балалар мәйданчыгы төзедек. Быел исә мәчет янын асфальтладык. Зиратның бер яктагы коймасын алыштырдык. Икенче ягында да эш башланды. Кече авылларга батырма насослар алдык, - диде Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина.

Әлеге җирлеккә дүрт авыл керә. Барлыгы 2880 кеше теркәлеп яши. Кайбер авылларда дача тотучылар күбрәк. Алар референдумда катнашмый. Шуңа күрә әлеге торак пунктларда җыелган акча да азрак. Сүз дә юк, алар да төзекләндерү эшләренә өлеш кертә ала, су, юл аларга да кирәк бит. Әмма моны аңларга теләүчеләр генә аз. Югыйсә, Сәрия апа әйтмешли, елына бер тапкыр һәркем 200 сумнан өлеш чыгара ала инде.

- Агымдагы елда яз көне дә референдум уздырылган иде. Анысы быелгы ел өчен булды. 2017 ел өчен референдумның хәзергә билгеләнүен хуплыйбыз. Халыктан җыелган акчага һәм аңа өстәп хөкүмәт тарафыннан дүрт тапкыр арттырып чыгарылган өлешкә киләсе җәй үк планлаштырылган эшләрне башкарырга мөмкин булачак, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Үзарасалым акчасына Яңа Кәшердәге иске клубның түбәсен ябу һәм фасадын ремонтлау күздә тотыла. Район башлыгы биредә спорткомплекс ясарга тәкъдим иткән. Тиздән 300 урынлык яңа Мәдәният йорты куллануга тапшырылачак. Ике балалар мәйданчыгы да булачак. Ак Чишмәдә 2016 елгы акчага Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл урнаштыру һәм быел җыеласы үзарасалымга аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү, Бикәсазда клубның керү урынын ремонтлау, күл буен ясау, Болгарда сулыкка кадәр юлга вак таш җәю планга кертелгән.

Үзарасалым күләме барлык авыл җирлекләрендә 200, Бишмунчада 250 сум тәшкил иткән. Референдумда катнашучыларның 87,96 проценты җирлек үсешенә түләү кертүгә теләктәшлек күрсәтеп тавыш биргән. Ерсубайкино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәммәсе бу чарага җитди караган һәм 100 процент халыкның барысы да «әйе» дип тавыш биргән. Ә менә Түбән Мактамада 14,2, Рус Акташында 28,35 процент кеше генә референдумда катнашкан. Бу халык арасында аңлату эше җитәрлек алып барылмаумы яисә биредә яшәүчеләрнең туган йортларына битарафлыгымы? Ничек кенә булса да, аларга биредә гомер кичерәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса