Әлмәтлеләрнең тәрбия эше югары бәяләнде
Санкт-Петербургта "Эко-мәктәпләр/Яшел әләм" халыкара программасы буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Анда Әлмәттән мәгариф идарәсенең баш белгече Елена Ефремова һәм 44 нче балалар бакчасы мөдире Елена Макарова да катнашты. Конференциядә балаларга экологик тәрбия бирү проблемалары тикшерелде. Әлмәт районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге югары бәяләнгән. Аларга 20 "Яшел әләм" халыкара билгесе һәм дипломнар тапшырылган. 33, 36, 34, 53, 65, 62, 35 нче бакчалар "Эко-мәктәпләр/ Яшел әләм" халыкара программасының Экологический вестнигына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia