Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча эш бара

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Министрлар Кабинеты, муниципаль берәмлекләр Советы һәм Әлмәт муниципаль районы арасында килешү төзелде.

Район башлыгы җитәкчелегендә әлеге килешүдә каралган күрсәткечләрнең үтәлешен тикшерү буенча киңәшмә булып узды. Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы Светлана Лаптева билгеләп үткәнчә, безнең район һаман да республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында икенче урында. Быелның яртыеллыгында 263 миллиард сумлык эш башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Бу узган елның шул чорына караганда 10,4 процентка кимрәк. Безнең район озатылган товарлар өлеше белән Татарстанда беренче урында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса