Әлмәтлеләрнең куркынычсызлыгын кайгырту өстендә эш бара
Әлмәттә һәм авыл җирлекләрендә ел башыннан 277 хуҗасыз этне йоклатканнар.
Җирле властьлар 2017 елга сукбай этләрне тотып утильләштерүгә 560 мең сум акча бүлгән. Бу акчага ел азагына кадәр 816 авыру һәм сукбай этләрне йоклатырга планлаштыралар. Этләрне тоту торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте департаменты заявкасы буенча башкарыла. Былтыр бу максатларга 351 мең сум тотылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа