Әлмәтлеләрне контракт буенча Грозный шәһәренә хезмәткә чакыралар
Чечнядагы Грозный шәһәренең 3025 хәрби часте 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне сержант һәм солдат буларак контракт белән хәрби хезмәткә чакыра.
Аена 40 мең сум хезмәт хакы, казарма тибындагы тулай торакта урын, 3 тапкыр түләүсез туклану вәгъдә итәләр. Андыйлар хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен социаль яклау ташламаларыннан да файдалана алачак. Шулай ук ипотека системасы буенча торак белән тәэмин итү дә каралган.
Тулырак мәгълүматны 363120, Чечен Республикасы, Грозный шәһәре, 3025 хәрби частенә мөрәҗәгать итеп, шулай ук 8-963-595-14-34, 8-928-003-50-26, 8-9674157141 телефоннарыннан белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа