Әлмәтлеләрне кисәтәләр: алдана күрмәгез!
Татарстанда телефоннан шалтырату юлы белән мошенниклык гамәлләре кылу очраклары теркәлә тора.
РФ Пенсия фондының Әлмәт шәһәре һәм районындагы идарәсе кисәтә: дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарның СНИЛС номерын, банк карталары реквизитларын яки башка мәгълүматларны аныклау максаты белән телефоннан шалтыратулар ясамый. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә бармый һәм фатирлар буйлап йөрми, кешеләрне пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулын сайларга мәҗбүр итү буенча бернинди дә эш алып бармый. Гражданнарны кабул итү бары тик идарәнең клиентлык службаларында гына тормышка ашырыла. Барлык хезмәткәрләрнең дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар аны гражданинның таләбе буенча күрсәтергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа