Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең интернет челтәрендә танышуга карата мөнәсәбәте нинди? [+ФОТОЛАР]

Хәзерге вакытта интернет челтәрендә танышу серверларының саны бихисап. Яшьләрнең бер өлеше җитди ниятләр белән пар эзли, ә күпчелеге вакытны куңелле уздыру теләге белән таныша яисә ялгызлык хисен юкка чыгару өчен язышып утыра. Виртуаль дөньяда туган мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк дигән фикер дә йөри икән. Бу уңайлы танышу ысулына яшьләрнең нинди мөнәсәбәттә...

Рафаил Мәхмүтшин:

- Хәзерге яшьләрнең күпчелеге интернет челтәрендә танышуны бердәнбер ысул итеп күрә. Бу сәбәпсез түгел. Барчасының да җитешсезлекләре бар икәне билгеле. Нәкъ менә виртуаль дөнья кешегә үзен идеаллаштырырга мөмкинлек бирә. Шуңа да яшьләр бу ысулны хуплыйлар.

Регина Шәйхетдинова:

- Интернет челтәрендә танышу бик популяр булып санала. Моңа карата уңай карашым егетем белән интернет челтәрендә танышу белән бәйледер, мөгаен. Якынча бер атна дәвамында языштык. Бер мизгелдә ул миңа шундый якын булып тоела башлады һәм без билгеле бер урында очрашырга сөйләштек. Бу адымны ясаганга үкенгән бер генә көнем дә юк.

Ринат Баязитов:

- Минем фикеремчә, парның кайда танышуы мөһим түгел. Бу тулысынча кешенең ниятеннән тора. Әгәр дә кызның яисә егетнең башында җил уйнаса, мөнәсәбәтләрнең киләчәге бик кыска булачак. Интернет челтәрендә озак вакыт дәвамында язышу вакытны юкка уздыру инде ул. Андагы күңелгә ятышлы һәм мавыктыргыч аралашу күпмедер вакытка акылны томалый. Тик күпчелек очракта реаль тормышта очрашу вакыты якынлашкач, атналар буе язышып, йөрәгеңдә аерым урын алган кеше шундый чит булып тоела. Нәтиҗәдә, тормышның кабатланмас мизгелләре кирәксез кеше белән узган булып чыга.

Ранис Саубанов:

-Тәүлек буе диярлек интернет челтәрендә утыру кешенең реаль тормышта аралашу осталыгын юкка чыгарды инде. Яшьләрнең күбесе ике сүзне дә ялгый алмый башлады. Тере һәм тирән хисләргә бай сүзләрне, шатлык тулы күзләрне һәм эчкерсез елмаюны бернәрсәгә дә алмаштырып булмый инде.

Гөлназ Фәхриева сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса