Әлмәтлеләр «Халык контроле»нә зарлана
Әлмәтлеләр «Халык контроле»нә еш мөрәҗәгать итә.
Декабрь аенда бераз активлык кимү күзәтелә. Бу чорда нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрдән 90 га якын заявка кергән. Якташларыбызның беренче кыш аендагы мөрәҗәгатьләренең күпчелеге дә кар, юллар белән бәйле. Юллар чистартылмый, сөңге бозлар, көнкүреш калдыклары ташлау урыны янындагы чүп өемнәре, контейнерлар кирәк, сукбай этләр - бу проблемалардан тыш медицина учреждениеләре эшчәнлеге белән бәйлеләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа