Әлмәтлеләрнең дә коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары бар
Бурычлы үлми, әмма көн дә күрми, диләр. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә әҗәтләре булганнарга тиздән, чынлап та, рәхәт тормыш бетәр, ахрысы.
Яр Чаллыда суд карары белән аз гаиләлеләр өчен бүлмәләрнең берсеннән 54 яшьлек хатын-кыздан һәм аның 32, 29 яшьлек улларыннан торган гаилә куып чыгарылган. Аларның торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә 224 мең сум бурычлары җыелган. Алар яшәгән торак муниципаль милек карамагында булган. Гаиләгә башка торак бирелмәгән. Әлмәтлеләр арасында да шушындый зур әҗәт туплаганнар, эшләре судка җибәрелгәннәр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа