Әлмәтлеләрне боз сөңгеләре сагалый
Кар күп яву һәм көннәр җылыну белән бәйле рәвештә шәһәрдә күп кенә торак йортларның түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.
Бу көннәрдә коммунальчылар аларны юк итү белән мәшгуль. Шулай да һәркайда эшне үзвакытында башкарып тору һич мөмкин эш түгел. Шуңа күрә әлмәтлеләргә йортлар һәм биналар яннарыннан үткәндә сак булырга кирәк. Шулай ук йорт түбәләреннән кар ишелеп төшү куркынычы да кимеми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia