Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне бүген нәрсә борчый?

Әлмәтлеләрне бүген нәрсә борчый, мәшәкатьсез яшәү өчен нинди уңайлыклар җитми? Кешеләр арасында ышаныч яулаган «Халык контроле» сайтына күз салыйк әле.

Нәкъ менә республика порталының «Халык контроле» мәгълүмати системасына мөрәҗәгать итүебез юкка түгел. Әлмәтлеләр дә аннан сорауларын чишү өчен актив файдалана. Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелек күрмәгән, белмәгән җитешсезлекләр хакында бирегә шикаятьләр юллауны хуплый. «Ул безгә проблемаларны чишәргә, яшәүчеләргә уңайлыклар тудыруны дәвам итәргә ярдәм итә», дигәне хәтердә җыелышларда.
Октябрь аенда 19 ына кадәр әлмәтлеләрдән бирегә125 шикаять кергән. Халык юллар, тротуарлар торышыннан зарлана. Тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләр, газоннарда калдырылган иске җиһазлар, кибет-киоскларда «фанфурик» сатулары да шикаять язарга этәргән. Ачык кое, корыган-сынган агачлар, урамда йөрүче этләрнең куркыныч тудыруы турындагы язмалар да бар.
Яшерен-батырын түгел, халык арасында велосипед юллары төзелешенә карата ризасызлык белдерүчеләр дә юк түгел. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый, әлбәттә. Шул ук вакытта «Халык контроле»нә Базовая һәм Индустриальная урамнарына да велосипед юлы төзүләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Ел фасылы үзгәрү белән шикаятьләр төре дә алышына бара. Хәзер караңгы тиз төшә. Мөрәҗәгатьләр арасында урам яктырткычлары турындагылары да байтак. Калабызның Пушкин, 39, Радищева, 17, Герцена, 96 нчы йортлар янында кичләрен караңгы булуыннан зарланганнар. Урсала, Түбән Мактаманың кайбер урамнарына да яктырткычлар кирәк икән. Мөрәҗәгатьләрнең кайберләре буенча чаралар күрелгән, икенчеләре янында планлаштырылган билгесе тора.
Сүз уңаенда шунысын да искәртеп узасы килә, быел ишегалларын яктырткычлар белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли башлады. Аерым комиссия төзелеп, барлык микрорайоннар карап чыгылды һәм быелгы исемлеккә яктырткычлар ныграк кирәк булган ишегаллары кертелде. Шәһәрдә 128 ишегалды яктырткычларсыз булган. Шулай итеп, агымдагы елда экономияләнгән акча хисабына 1, 2, 4, 5, 6, 7д, 8, 8а, 9а, 9б, 10, 15, 17, 22 нче территориаль иҗтимагый Советлардагы 78 биләмәдә ут ясау буенча эш алып барылды һәм район җитәкчелеге әйтүенчә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса