Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә «Халык контроле» акча тәкъдим итә

«Халык контроле»нә законсыз җитештерелүче һәм әйләнештә булган этил спирты, алкогольле эчемлекләр хакында да хәбәр итәргә була.

Узган ел биредә ул аерым категория итеп кертелде. Хәтта моның өчен бүләк рәвешендә акча да алырга була. Закон бозу расланган очракта хәбәр итүчеләргә 1 меңнән 3 мең сумга кадәр акча түләнә. Хөкүмәткә акча түгү ник кирәк икән диярсез. Сәбәбе бик гади - һаман да алкоголь белән агуланучылар теркәлеп тора. Агымдагы елның I кварталында республикада 64 кеше исерткеч эчемлекләр белән агуланып үлгән. Вакытында хәбәр итеп, чынлап та күпме кешенең гомерен саклап калырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса