Әлмәтлеләргә фатир бирелә
Быел районда 155 мең квадрат метр торак төзеләчәк.
Шуның 38,6 мең квадрат метры социаль ипотека буенча , 41,6 мең квадрат метры коммерция тибындагы, 74,8 меңе шәхси торак булачак. Инде Ринат Галиев урамында 373 фатирлы 10 катлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Маяковский-Клара Цеткин урамнары чатындагы 5 катлы йорт төзелешен майда тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук тиздән Ринат Галиев урамындагы 29 нчы йортның беренче чираты тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа