Әлмәтлеләргә Бразилиягә барырга кушмыйлар
Туристларга биредә таралган Зик лихорадкасы йоктыру куркынычы яный, дип саный белгечләр.
Бразилия һәм кайбер тропик илләрдә таралган Зик лихорадкасы авырлы ханымнар өчен куркыныч. Баксаң, йогышлы авыру карындагы балага зыян сала икән. Бу әле Бразилия, Мексика, Панама, Куба, Вьетнам (авыру йоктыру куркынычы барлыгы 47 илдә яный) башкаларга барырга ярый дигән сүз түгел, чөнки кеше авыруны күчерүче булып кайтырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia