Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрдән ярдәм кирәк [+ФОТО]

Әлмәткә Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова килде. Ул шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Сүз республикабызда алып барылучы ике зур төзелеш хакында булды.

Татьяна Ларионованың безгә атап килүенең сәбәбе дә бар. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелешләре буенча республика шәһәр һәм районнарында аларны тәкъдирләүләр бара. Татьяна Ларионова әлеге ике объектның тарихы, әһәмияте турында бәйнә-бәйнә сөйләде.
- Бу проектлар республикада рухи кыйммәтләрне барлау, тарихи мирасны яңадан кайтару буенча алып барылган эшнең лаеклы дәвамы булып тора, - диде ул. - Татарстанның анда яшәүче милләтләренең тату, үзара аңлашып яшәүләре белән даны таралган.
Милләтләргә, диннәргә тигез караш Татарстан Президентының Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуны узган ел Халыклар бердәмлеге көнендә бер Указ итеп бирүе дә моңа бер мисал булып тора.
Мәчетләр, чиркәүләр һәрвакыт халык белән бергә төзелә. Менә бу юлы да халыктан акча җыю бара. Башкарма директор фондка кергән акчаларның кая тотылуына хисап тотты.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин әйтүенчә, әлмәтлеләр 1 миллион 300 мең сум акча күчергән инде.
- Әлбәттә, бу мәҗбүр итә торган эш түгел. Изге эшкә кешеләр йөрәге кушуы буенча кушылырга, ярдәм итәргә тиеш. Республика күп кенә проектларның анда яшәүчеләр белән берлектә тормышка ашырыуы белән данлы да. Районның потенциалы бар, барлык хезмәт коллективлары да, әлмәтлеләр дөньякүләм әһәмияткә ия объектлар төзелешеннән читтә калмас дип ышанам, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Мондый икътисади авыр заманда республикада нигә шундый ике катлаулы зур проект төзелешенә алынырга инде диючеләр дә булыр. Әлеге сорауны үзе биреп һәм аңа җавап кайтарып, Татьяна Ларионова әлмәтлеләргә аның замана чакыруы, таләбе буенча төзелүен аңлатты. Дөрес, Россиядә 7 югары ислам университеты һәм институты бар. Болгар ислам академиясе алдына югары дәрәҗәдәге заманча дин әһелләре буынын әзерләү бурычы куела. Тирән белемле, абруйлы бу әһелләр экстермизмга каршы тора һәм башкаларны да моңа инандыра алырлык булып чыгарга тиешләр. Илебездәге бердәнбер ислам академиясенең борынгы Болгар җирендә төзелүенең дә сәбәбе бар. Нәкъ менә биредә ислам кабул ителгән бит.
- Безнең алда гадәти булмаган бурыч тора. Ислам академиясе киләсе уку елында беренче шәкертләрен кабул итәргә тиеш инде. Мин аның үтәләчәгенә шикләнмим. Республика нәрсәгә дә булса алына икән, аның ни дәрәҗәдә катлаулы булуына карамастан, үтәп чыга. Ике ай дәвамында бихисап эш башкарылды. Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызып, без тарихи гаделлекне кайтарабыз. Биредә дә эш туктап тормый. Беренче Президентыбызның девизы «Без булдырабыз!» иде. Хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов девизы - «Без бергә». Без бергә булганда барысын да булдырабыз!
Ассызыкланганча, фондка акча республика шәһәр-районнарыннан гына түгел, хәтта илнең башка төбәкләреннән дә күчерелә. Тамчыдан күл җыела, ди. Изге эштән читтә калмыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса