Әлмәтлеләр законга буйсынмый
Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре быелның җиде аенда район һәм шәһәр юлларында 44919 административ хокук бозулар ачыклаган.
388 кеше исерек килеш руль белән идарә иткәндә тоткарланган. Светофорның кызыл утына игътибар итмәүче 1216 шофер туктатылган. 1463 җәяүле юлда йөрү кагыйдәсен бозган. Узган ел андыйлар саны 1303 булган. Каеш эләктермичә машинада йөргән 9414 кеше ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа