Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр юлда йөрү кагыйдәләрен боза

Быелның ярты елында шәһәр һәм район юлларында 26 меңнән артык юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Күпчелекне җәяүлеләргә юл бирмәү алып тора - 825 очрак. Узган елның шушы чорында әлеге сан 448 булган. Җәяүлеләр үзләре дә кагыйдәләрне боза. Алты айда 523 җәяүленең юлда йөрү кагыйдәсен бозуы ачыкланган. Балаларны махсус утыргычтан башка йөртү икенче урында. Дөрес, үткән ел теркәлгән 1583 очрак быел 817гә калган-калуын. Әмма балаларның тормышын куркыныч астына кую кирәк микән?! ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан машина белән исерек килеш идарә иткән 432 шофер тоткарланган. Моннан тыш светофор утын санга сукмауның 434 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса