Әлмәтлеләр, ышанмагыз, сезне алдыйлар
Әлмәт полиция бүлеге аптырашта: авызлары пешсә дә, халык һаман да тырмага кат-кат баса тора. Нишләргә, ничек үзеңнең хәләл акчаңнан колак какмаска? Полиция бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары Марат Кадыйров янәдән халыкка мөрәҗәгать итте.
Марат Кадыйров хәзер кырыгалдарларның читтән торып кына кесәләрен калынайтырга тырышуларын җиткерде. Әлмәтлеләр кисәтү-аңлатуларга да карамастан, аларга ышана һәм эш ахыр чиктә хокук сакчыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итү белән тәмамлана. Быелның 11 аенда мошенниклык белән бәйле 196 җинаять теркәлгән. Бу шуның кадәр кешене алдаганнар дигән сүз.
Җинаятьчеләр акча эшләүнең нинди генә ысулын эзләп тапмый. Соңгы вакытта сезгә пенсия тупланмалары бар дип шалтыратучылар ишәйгән.
– Без бу җинаятьне анализладык. Нигездә пенсионерларга шимбә-якшәмбе кичке вакытта шалтыраталар һәм бу тупланмаларны күчерү өчен банк карталарының номерларын сорыйлар. Кешеләр дәүләт учреждениесеннән ял көне кич белән шалтыратуларына нишләптер гаҗәпләнми, карта номерларын әйтәләр, банкоматка килеп, телефоннан әйтелгән операцияне башкаралар. Күбебезнең пенсия, эш карталары була. Кырыгалдарлар аларны ачып, берләштерәләр дә, барлык акчаны үзләренә күчерәләр. Шуны исегездә тотыгыз, инструкция буенча банк, дәүләт учреҗдениеләренә карта номерын, пин-код сорау тыела. Банклар урланган акчаны, әлбәттә, кайтарудан баш тарта, чөнки клиентлар үз теләкләре белән бу операцияне башкара, – диде сөйләде Марат Кадыйров.
«Картагыз ябылды, программага вирус эләкте, сезгә хәзер код киләчәк», дигән шалтыратучылар да шушы схема буенча эшли. Аны кабаттан ачу өчен номер пин-код сорау шулай ук безне шикләндерергә тиеш. Марат Кадыйров әйтмешли, мондый хәбәр алгач, янәшәдәге банккка барып картаны тикшереп яисә кибеттән нәрсәдер сатып алып карарга да була. Юк, безнең болай эшләргә баш җитмиме, әллә акча югалтудан каушап калабызмы, бик тиз генә шалтыратучыларга ышанып, алар сораган таләпне үтибез һәм бер тиенсез калабыз.
«Сезгә сатып алган даруыгызга компенсация тиеш» дигән шалтыратулар да бүген еш таралган. Мошенниклар гадәттә үзләрен прокуратура яки хокук саклау органнары вәкилләре дип таныштыра. Имеш, алар бу юнәлештәге җинаятьне тикшерәләр, акчаны кайтару өчен кирәк булган төрле чыгымлы операцияләргә 13 процент түләргә кирәк дип кабат акча эшлиләр.
– Белегез, мондый сораулар телефон аша хәл ителми. Хак булганда, тикшерүче сезне сорау алырга чакыртырга тиеш, – диде Марат Тимерханович.
Ашыгу, һәрвакытта да, яхшы тәмамланмый. Мисал өчен, бер әлмәтле телефоннан «Улыгызны тоткарладылар, җинаять эше кузгатмасыннар өчен акча сорадылар, хәзер курьер килер, биреп җибәрегез», дигән сүзне ишетү белән күршеләренә акча сорап торырга чаба. Мошенникларга акча биреп, йокы бүлмәсенә керсә, анда улы рәхәтләнеп йоклап ята.
– Хәтта сез шалтыратканда туганыгыз телефонын алмаган очракта да каушарга кирәкми. Бәлки аның телефоны утыргандыр, яисә элемтә начар булган урындадыр. Иң яхшысы аның танышларына шалтыратып карарга, һичъюгы полициянең дежур бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк – Марат Кадыйровның бу киңәшләренә колак салучылар булыр дип ышанабыз.
Истә тотыгыз
Дәүләт һәм финанс учреждениеләре карта номерын сорарга тиеш түгел
Беркайчан да беркемгә дә банк картасы номерларын әйтмәгез
Таныш булмаган кешегә акча бирмәгез
Телефонга ышанмыйча, туганыгызга үзегез шалтыратыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа