Әлмәтлеләр “Җырлыйк әле”дә җырлый
Районның 23 кешедән торган делегациясе Мәдәният елы кысаларында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы буенча "Җырлыйк әле" телевизион бәйгесендә катнашу өчен башкалада булып кайтты.
Якташларыбыз катнашында ике тапшыру төшерелде. Аның беренчесендә Әлмәтнең 15 артисты жюри хөкеменә татар халык җырлары тәкъдим итте. Аннан соң үзешчәннәребез норлатлылар белән җыр бәйгесендә көч сынашты. Беренче тапшыру эфирга 26 апрельдә 20 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк. Икенче бәйгене 17 майда шушы вакытта карарга була. Иң күп СМС тавыш җыйган команда программаның җиңүчесе булып танылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа