Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр ярдәм сорый [+ФОТОЛАР]

Әлмәткә Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде һәм кешеләрне кабул итү уздырды. Урында ук җавап бирү мөмкинлеге тудыру өчен анда төрле служба җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Кабул итүгә төрле гозер белән килде әлмәтлеләр. Берәүләрен пенсия мәсьәләсе борчыды, икенчеләре торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә кайгыра, юллар торышы да монда килергә мәҗбүр иткән. Делегация белән килүчеләр дә булды. Алар "Көнбатыш капка" микрорайоныннан социаль ипотека буенча фатир көтүчеләр иде. Алар менә биш ел инде фатир көтәләр. Ай саен ипотекага акча күчерүләрен дә дәвам итәләр.
- Күпме көтәргә була. Акчаны ипотекага да күчерәбез, хәзер арендага алып торган фатир өчен дә түлибез. Без бюджетниклар. Йортны тапшыру срогын гел күчерә баралар. Тагын да аянычлысы, инфляция безнең акчаларны йота бара, яңа фатирларның квадрат метры бәясе үзгәреп тора, - ди алар ачынып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса