Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр яңача салым түли

Салым инспекциясеннән хатлар җибәрелә башлады. Аны алгач, түләү суммасын күреп, кайберәүләрнең аптырашта калуы ихтимал. Чөнки без быел күчемсез милеккә салымны яңача түлибез. Үзгәрешләр нинди һәм алар кем файдасына, ташламалар бармы - сүзебез шул хакта.

Башта шунысына ачыклык кертеп үтик, быел без салымны узган ел өчен түлибез. 2015 елга кадәр физик затларның, ягъни безнең күчемсез милеккә салым түләү акчасы объектның инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып исәпләнде. 2015 елның 1 гыйнварыннан Салым кодексына яңа бүлек өстәлде. Аның нигезендә салым күләме хәзер милекнең кадастр хакыннан чыгып санала. Кадастр бәясен билгеләгәндә милекнең кайда урнашуы, аның мәйданы, төзелү елы һәм башкалар да искә алына. Шулай итеп, ул базар бәясенә бик якын тора. Шуңа күрә халыкның борчылуын аңларга була.
Үзгәрешләр нинди объектлар кагыла икән? Яңача салым торак йорт, фатир яки бүлмә, гараж, машинага урын, бердәм күчемсез комплекс, шәхси-ярдәмчел хуҗалык, бакча өчен бирелгән җиргә урнашкан торак корылмалары, шулай ук тәмамланмаган төзелеш объектларына да каралган.
Салым ставкасын һәрбер муниципаль берәмлек үзе билгели. Әлмәт шәһәр Советы карары белән объектның кадастр бәясеннән санала торган салым ставкалары түбәндәгечә билгеләнгән : гараж һәм машина-урын, 50 квадрат метрда артмаган һәм шәхси хуҗалык, бакча яки шәхси торак төзелешенә бирелгән җирдә урнашкан корылмалар өчен 0,1, фатир, бүлмәгә 0,2, торак йорт, тәмамланмаган йорт төзелешенә, составына бер генә торак бина булса да кергән бердәм күчемсез комплекска 0,3 процент. Кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк торган объектларга салым ставкасы бәянең 2 процентын тәшкил итә.
Тагын бер яңалык. Фатирларның 20, бүлмәнең 10, торак йортның 50 квадрат метры бәясенә салым салынмый. Димәк, үзгәреш кечкенә торакта яшәүчеләр файдасына, ә зур мәйданлы фатирларда яшәүчеләрнең кесәсенә суга.
Ташламаларга килгәндә, алдагы законда каралган өстенлекләр саклана. Милеккә салым түләүдән СССР һәм РФ геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Бөек Ватан, гражданнар сугышында катнашучылар, «әфганчы»лар, элеккеге хәрбиләр, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлар, балачактан гарипләр, пенсионерлар, чернобыльчеләр һәм башкалар азат ителә. Әмма үзгәрешләр дә бар. Моңа кадәр ташламалар милектә булган барлык объектларга да иде. Ә хәзер ул бары тик һәр төр объектның берсенә генә каралган. Мәсәлән, пенсионер исәбендә фатир, гараж һәм йорт бар икән, ул, элеккечә, аларның берсенә дә салым түләми. Әгәр ике фатиры, ике гаражы, ике йорты булса, бер фатир, бер гараж һәм йортка салым салыначак. Шул ук вакытта законда каралган чигерүләр дә исәпләнәчәк. Кадастр бәясе 300 млн сумнан артык объектларга ташлама юк. Ташлама каралган объектны сайлау турында гариза кермәгән очракта, салым органы үзе мөстәкыйль рәвештә сайлап алачак.
Шунысын да искәртеп үтәбез, «Салым түләүченең физик затлар өчен шәхси кабинеты»на керә алучыларга салым кәгазьләре электрон формада гына җибәрелә. Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса