Әлмәтлеләр тапкырлар һәм зирәкләр клубының Татарстан эшче яшьләр лигасы ярышларында катнаша
1 мартта 17.00 сәгатьтә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залында КВН-Татарстан эшче яшьләр лигасының 1/2 финалы булачак. Фестивальдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарманнан 8 команда катнаша.
Командалар сәламләү, биатлон, музыкаль конкурс кебек ярышларда көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа