Әлмәтлеләр тагын Хәтер мәйданына җыелды
Быел декабрьдә Чечня территориясендә Россиянең Кораллы Көчләренең терроризмга каршы операция башлавына 20 ел тулды. Бу уңайдан калабызда Хәтер мәйданында митинг оештырылды.
Бөек Ватан сугышын ветераннар сөйләве буенча, бу хактагы документаль һәм нәфис фильмнарны карап, китаплар һәм хатирәләр белән танышып кына беләбез. Тыныч тормыш җиңел бирелмәде - аның хакына 28 миллион кеше корбан булды. Әмма чуалышлар тыныч тормышта да чыгып тора. Асыл егетләребез башта әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Аннан Чечня. Ул да тарихка авыр хатирәләр белән кереп калды. Илебезнең меңләгән егете, шул исәптән Әлмәтнең дә 598 егете чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә-күз очрашып кайтты. Кызганыч, тугыз якташыбызга туган якларына исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмады. Митингка аларның әти-әниләре, туганнары килде. һәрберсенең күзләрендә яшь, йөзләрендә мәңгегә сугарылып калган кайгы-хәсрәт.
- Һәр дәүләтнең үз тарихы, трагик даталары бар. Безнең илебездә дә бар алар. 22 июнь - Бөек Ватан сугышы, 25 декабрь әфган, 11 декабрь чечен кампаниясе башланган көннәр... Бүген без Төньяк Кавказда Россиянең бербөтенлеге хакына хәрби бурычларын лаеклы үтәүчеләрне искә алабыз. Хәзер алар - гаилә башлыклары, хезмәт коллективларында ихтирамлы кешеләр. Мин дә шушы буын кешесе. Без балаларыбызның мондый даталары булмасын иде дип телибез, - диде митингка килүчеләр алдында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов.
Әлмәт хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы, полковник Ришат Сабиров, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Батырлык ордены кавалеры, запастагы подполковник Рамил Бәдретдинов та һәркемгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләделәр.
Митинг барышында Төньяк Кавказда хезмәт иткән һәм бүген яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үз өлешләрен кертүче Равил Фазлыевка, Рамил Бәдретдиновка, Марат Гыйрфановка чечен кампаниясенең 20 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшырылды.
Һәлак булган егетләребез бер минутлык тынлык һәм мылтыктан аткан залплар белән искә алынды. Хәтер мәйданы кабаттан чәчәкләргә һәм венокларга күмелде.
Рамил Бәдретдинов, запастагы подполковник:
- 1994 елның декабрендә мин Черноречье бистәсендәге хәрби частьта капитан дәрәҗәсендә хезмәт итә идем. Ул чактагы Президент Борис Ельцинның Чечен республикасында законсыз кораллы формированиеләр эшчәнлеген кисәтү турындагы указы 9 декабрьдә чыкты. Безнең батальон икенче көнне үк хәрби хәрәкәткә әзерләнә башлады, безгә башка бүлекчәләрдән офицерларны күчерделәр, Тоцк уку үзәгеннән солдатлар да китерелде. 14 декабрьдә эшелоннарга утырып юлга чыктык. Бер-беребез белән поездда барганда гына таныштык. Кайберәүләр бәрелешләрдә һәлак булды. Иң коточкычы - югалтулар. Япь-яшь егетләр һәлак булды. Без үз бурычыбызны намус белән үтәдек. Бүген дә күбебез хокук саклау органнарында хезмәт итә, җәмәгать тормышында, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнаша. Иң мөһиме, һәлак булганнарның гаиләләре һәм бер-беребез белән элемтә өзелми. Мин мондый митинглар кирәк, аларның әһәмияте зур дип саныйм. Шунысын да искәртәсе килә, митинглар арабызда булмаганнарны гына искә алу өчен түгел, яшьләр өчен дә бик кирәк.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа