Әлмәтлеләр сораулары белән депутатка мөрәҗәгать итәләр [+ФОТОЛАР]
Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров әлмәтлеләрне кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылып куелучылар да байтак. Мөрәҗәгатьләр төрле. Зөфәр Дәүләтовны татар теле язмышы алып килгән. Ул депутатка милли телләргә игътибар-карашны арттыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Төзүчеләр проспектындагы 53 а йортта яшәүчеләрнең пляж ачылганнан соң төн йокылары качкан. Алар кичке сәгать 11 дән соң пляжга беркемне дә кертмәүләрен сорыйлар. Йорт ишегалдында шау-шу, тәмәке тартулар, сыра эчүләр озак дәвам итә, безнең территорияне пычраталар, тынлыкны бозалар, диде яшәүчеләр исеменнән килгән йорт буенча өлкән итеп сайланган Любовь Чепига. Урсалыда яшәүче Фәрит Әсәдуллин Урсалыда юлларны тәртипкә китерүләрен сорады. Кабул итү сәгать 11 гә кадәр бара әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа