Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр көзне куркып көтә [+ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР]

«Әлмәт таңнары» газетасына шалтыратып бу хәлне сөйләгәч, шуның кадәр үк булыр дип ышанмаган идек. Риза Фәхретдин урамындагы 37 а йортында яшәүчеләрнең тормыш шартлары белән урынга барып танышкач, без дә алар белән бергә борчуга төштек.

Фәхретдин урамындагы 37 а йорт читтән караганда башкалардан әллә ни аерылмый кебек. Тышкы ягына зур плитәләр ябыштырылып төзелгән йорт 1992 елда сафка бастырылган. Заманында биредән фатир алучылар нык шатлангандыр: шәһәр үзәге, базар, җәмәгать транспорты янәшәдә генә. Әмма бу бәхет озакка бармаган, салкыннар башлану белән бусагалар таптау башланган.
- Фатирларның салкынлыгына чыдар әмәл юк - йортта яшәүчеләрнең очрашуда бертавыштан әйтелгән тәүге сүзләре әнә шул булды.
- Батареялар кайнар-кайнарын. Ә фатирда катып үләрлек. Кыш көне 16 градус була. Аякка йон оекбашлар, киез итекләр, башка мамык шәл киеп йоклыйбыз. Башта урын-җирне җылытабыз. Өйдә җил уйный. Кирпеч арасындагы измәләр коелып беткәндер дип уйлыйбыз инде. Йортны тышларга, фасадны җылытырга иде. Йортыбызны быелгы капиталь ремонт исемлегенә керткәннәр иде. Ләкин нишләптер 2021 елга күчергәннәр дип ишеттек. Безгә моның сәбәбен аңлатучы да, җыелыш уздыручы да юк. Аптырашта яшибез, - диде Гөлгенә Солтанова.
Аның сүзләренә өлкән яшьтәге Роза әби Хәмидуллина да кушылды. Башымнан бүрек, аягымнан киез итек төшми, ди ул да.
- Дәрес әзерләргә утыра алмыйбыз, аяк-куллар өши, ручка тотып булмый. Аптырагач, дәресне диванга утырып, юрганнар белән капланып эшлибез. Ашаганда да шулай, - дип ачынды ике бала анасы Лилия Гатауллина.
Җәүһәр Закирова язган хатларның күчермәләрен дә күтәреп чыккан.
- Инде мөрәҗәгать итмәгән җир калмады. Башта телдән генә әйтә идек. 2009 елдан хатлар язып йөри башладык. Бер елны килеп тикшереп тә киттеләр. Шуның белән вәссаләм булды. Стеналарда күгәрекләр чыга башлады. Ә яңгыр яуганда ике подъездда да алтынчы катта гөрләп су ага. Электрощитка су үтеп, бер тапкыр янгын чыкты инде. Хәзер яңгырларны куркып көтәбез, - диде ул. - Төтен юлы ишелеп төште. Фасад плитәләре куба. Быел берничәсен беркеттеләр. Калганнары да куркыныч тудыра. Башыңа ишелеп төшүе ихтимал. Түбәне ясап, чарлакларны җылытсалар, күгәрекләр бетәр иде.
Розалия Локманова фатирына ремонт ясап, барлык тишек-тошыкны ямап бетергән, идәннәрне яңадан җәйгән, тик һаман да салкын икән.
Беренче һәм соңгы катта яшәүчеләрнең тормыш шартлары аеруча аяныч хәлдә.
- Биредән фатирны 2012 елда сатып алдык. Салкын икәнлеген ишеткән идек, әмма моның кадәр үк булыр дип һич кенә дә уйламадык. Кергәндә тулысы белән капиталь ремонт ясадык, бөтенесен алыштырдык. Стеналарны 1 сантиметр калынлыгында измә белән сылап чыктык. Барыбер кыш көне температура 18 градустан ары күтәрелми. Быел авылдан 85 яшьлек әнине алып килдем. Җылыткыч алырга мәҗбүр булдык. Хәзер электр энергиясе өчен дә, булмаган җылылык өчен дә түлибез, - диде беренче катта яшәүче Сөгъдә ханым.
Алтынчы каттагы Гүзәл Барзилова фатиры телсез калдырды. Заманча итеп җиһазландырылган, ремонт ясалган фатир күгәрек эчендә калган. Аш-су һәм юыну бүлмәсе бигрәк тә авыр хәлдә. Йокы бүлмәсенең обойлары каралган. Күгәрек башка бүлмәләргә дә күчә башлаган.
- Балалар белән яшибез. Бер оныгыма 4 яшь, кичә генә икенчесе туды. Тикшерү килгәндә кыш көне бүлмәләрдә 13 градус иде. Түбәдән су үтә. Салкын-яңгырларны куркып көтәбез. Монда беренче көннән үк яшибез. Башта йорт утырып, җылынып бетмәгән диделәр. 25 ел узды, һаман да шул хәл. Бәдрәфкә керешле түгел. Үтәли җил нык өшетә - йөрәк әрнешен язып бетерерлек түгел.
Фәхретдин урамындагы 37 а йортында яшәүчеләр ишегалдысыз да калган. Бер яктан базар, икенче яктан уку йорты кичен капкаларын бикләп куя һәм халык өйләренә машина юлы аша кайтырга мәҗбүр икән. Балаларга кечкенә генә уен корылмалары турында хыялланырга да куркалар. Янәшәдә тәүлек әйләнәсе эшләүче кафе да кичке 11 сәгатькә кадәр генә хезмәт күрсәтсен иде, салкыннан бер җаныбыз әрнесә, биредән килгән тавыш йокы бирми, ди яшәүчеләр.
Без аларның сораулары белән торак-коммуналь хуҗалык департаментына мөрәҗәгать иттек.

ТКХ департаменты җавабы:
РТ Министрлар Кабинетының 31.12.2013 елдагы ТКХ департаменты җавабы:

РТ Министрлар Кабинетының 31.12.2013 елдагы 1146 нчы карары белән күпфатирлы торак йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт төбәк программасы расланды. Капиталь ремонт срогын соңрак вакытка күчерү, планлаштырылган эшләр исемлеген кыскарту каралган үзгәрешләр күпфатирлы йортта яшәүче милекчеләрнең тиешле карары кабул ителгәндә генә программага кертергә рөхсәт ителә. Әлеге йорт буенча үзгәрешләр булмады. Йорт 2017 ел программасына кертелмәгән.
Фәхретдин урамындагы 37 а нче йорт 2021 ел программасына кертелгән. Биредә түбә, гомуми файдаланудагы урыннарда электр-монтаж эшләре, фасад ремонты каралган. Ремонтны иртәрәк вакытка күчерү мәсьәләсе программа өстәмә финансланган очракта каралачак. Мөрәҗәгать контрольгә алынды. Ремонт уздыру вакыты турында йортта яшәүчеләргә өстәмә хәбәр ителәчәк. Капиталь ремонт үткәрелгәнчегә кадәр барлык агымдагы заявкалар хезмәт күрсәтүче оешма тарафыннан үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса