Әлмәтлеләр киләчәкне сайларга әзер
18 сентябрь - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Әлеге сәяси вакыйга татарстанлылар, шул исәптән әлмәтлеләр өчен дә бик мөһим.
Быел сайлауларга әзерлек аеруча җитди барды. Моның сәбәбе бар.
Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгытырга кирәк. Төбәкләрдә агитацияләр вакытында чыгыш ясаучыларның халыкны сайлауларда актив катнашуы аңлашыла. Күбрәк тавыш биргән саен Дәүләт Думасында шуның кадәр депутатлар эшләячәк. Димәк, без кандидатлар өчен тавыш биреп, республикабызның киләчәген дә сайлыйбыз. Күпсанлы һәм көчле депутат якташларыбыз республика, ягъни безнең мәнфәгатьләрне федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен кирәк. Төбәккә федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү, ил күләмендәге программаларда катнашу, әһәмиятле проектлар өчен закончалык базасын камилләштерү, Татарстанның уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә тарату - Дәүләт Думасындагы Татарстан командасы алдында әнә шундый бурыч куела. Әлеге бурычны үтәү өчен, әлбәттә, сүзен җиткерә белүче, абруе зур булган, тәҗрибәле депутатлар кирәк.
Әлмәтлеләр дә үзгәрешләрне тоеп, шатланып яши. Мисал өчен, федераль программа ярдәмендә шәһәрдә һәм районда барлыгы 408 торак йортка капиталь ремонт уздырылган. Моның өчен 3 миллиард сумга якын акча җәлеп ителгән. Бу 45 меңнән артык кешенең яшәү шарты яхшыртылган дигән сүз. Мисалларны төрле юнәлеш буенча да күп китерергә була. Әлмәттә 30 дан артык социаль программа эшли. Әлеге эшләр дәвам итсен өчен 18 сентябрьдә һәрберебезнең тавышы бирүе мөһим.
Василий Самойлов, район ветераннар советы рәисе:
- Без, өлкәннәр, шәһәр-район язмышы белән бәйле әлеге мөһим чарага аның әһәмиятен аңлап барабыз. Үзгәрешләрне тоеп яшибез, рәхмәт. Пенсияләр арта, социаль җыелма буенча бушлай дарулар бирелә, ветераннар торак белән тәэмин ителә. Законнарны депутатлар кабул итә. Дәүләт Думасына кемнең сайлануы бездән тора.
Зөлфия Сөләйманова, 2 нче лицей директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:
- Сайлауларда катнашу - ул безнең гражданлык бурыч. Киләчәгебезгә, бүгенге көн сәясәтенә битараф калырга ярамый. Бәлки минем тавыш хәлиткеч роль уйнар. Кешеләрнең мәнфәгатьләрен якларлык, социаль проблемаларны чишәрлек кандидатларга зур өмет баглыйм.
Ирек Шәяхмәтов, «Ярыш» хуҗалыгы хезмәткәре:
- Сайлауларга җаваплы карарга кирәк дип уйлыйм. Күркәм үзгәрешләр авылларда да бара. Юлларны тәртипкә китерәләр, Мәдәният йортлары төзиләр, мәктәпләр яңара. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык шартлар тудырыла. 18 сентябрьдә үзебезнең сайлау участогына бу эшләр туктамасын, көрәшче буларак, спорт тагын да үстерелсен, авыл хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итәрдәй кызыксындыру чаралары булдырылсын өчен барам.
Настя Горина, 18 яшь:
- Мин быел беренче тапкыр сайлауларда катнашам. Бераз дулкынлану бар, әлбәттә. Безнең шәһәрдә яшьләргә ял итү, белем алу, файдалы эш белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар бар. Үзгәрешләр дә, шартлар тудырылу да үзебездән тора. Яшьләр сайлауларда актив катнашып, күркәм киләчәк өчен тавыш бирер дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа