Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Казан өчен көрәшә [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре уңаеннан акция уздырылды.

Әлмәтлеләрнең яңа акчаларда бик тә Казан символларын күрәсе килә. Бу акция барышында да чагылды. 13 меңләп укучы Нефтьчеләр мәйданына флешмобка чыкты. Ә "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда нәрсә генә юк. АГИМСта белем алучы студентлар булачак яңа акчага республика символларын ясап пирог пешереп чыкканнар. Шушында ук асфальтка яңа банкнот рәсемнәрен төшерүчеләр дә күзәтелде. Оста куллар печеньеларга да рәсемнәр ясады. Үзешчәннәр теләктәшлекләрен җыр-моңнары аша белдерделәр. Өлкәннәр дә чарада теләп катнашты. Аларга Казан өчен тавыш бирергә ярдәм иттеләр.
- Өлкәннәрнең һәммәсе дә компьютерда утырмый. Акция буласын ишетеп монда килдек. Волонтерлар безгә ничек тавыш бирәсен күрсәтте. Яңа акчаларда Казан күренешләрен бик тә күрәсебез килә. Бу бит горурлык. Шушы республикада яшибез ләбаса, - диде сугыш ветераны Фатыйма апа Яхина.
Студентлар да һәркемне тавыш бирергә чакырды. Искә төшереп узабыз, алда Сочи бара. Без аннан 5 мең тавышка калышабыз. Безнең тавыш, теләктәшлек кирәк, җәмәгать! Активрак булыйк, туган-тумачаларны, таныш-белешләрне дә җәлеп итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса