Әлмәтлеләр JuniorSkills җиңүчеләре
Әлмәттә JuniorSkills стандартларының «мехатроника», «электромонтаж» һәм «инженерлык дизайны» компетенцияләре буенча төбәк чемпионаты этабы төгәлләнде.
"Киләчәк Татарстан көллияте" мәйданчыгында 10 шәһәр һәм районнан 60 тан артык укучы катнашты. 10 нчы мәктәп укучылары ике компетенция буенча иң яхшылар булып танылды. "Мехатроника" да үз төркемнәрендә Самат Гарифуллин һәм Владислав Жалин, «инженерлык дизайны»нда Вадим Петряев һәм Данил Салиев, Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов җиңү яуладылар. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак чемпионат этабына әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia