Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр исәп-хисап тотты

Бу көннәрдә шәһәр һәм район предприятиеләрендә хезмәт коллективы конференцияләре бара. «ТаграС-РемСервис» та узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, быелгысына бурычлар билгеләде.

«ТаграС-РемСервис» - төбәктәге эре предприятиеләрнең берсе. Ул заказчыларга скважиналар белән бәйле барлык хезмәтләрне күрсәтә. Компания елны алга куелган барлык производство һәм социаль-икътисади күрсәткечләрне үтәп тәмамлаган.

- Подряд оешмасы буларак безнең бурыч заказчының таләпләрен сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп үтәүдән гыйбарәт. 2016 елда әлеге максаттан скважиналарны ремонтлау һәм нефть-газ чыгару идарәләре белән берлектә технологик яңарышлар да булды, - дип искәртте докладында «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары - баш инженер Руслан Кәримов.

Аларны тормышка ашыру «Татнефть» компаниясе буенча скважиналарны ремонтлауга киткән чыгымнарны 112 миллион сумга кыскартырга һәм өстәмә рәвештә 50 ләбен төзекләндерергә мөмкинлек биргән. Шулай ук капиталь ремонт арасын кыскартуга юнәлтелгән максатчан эш тә эзсез үтмәгән.

Отчет чорында кече диаметрлы 173 скважина төзелгән. Аларның төзелеше вакытын кыскарту өчен дә чаралар күрелә. 2016 елның май аеннан «Татнефть»тә челтәрләрне ныгыту өчен кече диаметрлы скважиналарны бораулау проекты старт алды. «ТаграС-РемСервис» әлеге проектта алты бригадасы белән катнаша. Узган ел алар тарафыннан 31 скважина сафка бастырылган.

Катламнарны гидрояруда үзләштерелүче технологияләр дә елдан-ел киңәя бара. Башка юнәлешләр буенча да күрелгән чаралар ярдәмендә күркәм нәтиҗәләргә ирешелгән.

Төп эшчәнлек белән хезмәткәрләрне социаль яклауга да зур игътибар бирелә. Җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Фәнис Шәмсетдинов ассызыклаганча, хезмәт килешүендә каралган пунктларның һәммәсе үтәлгән.

«ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ эшчәнлегенә «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин югары бәя биреп, предприятиенең теләсә нинди авырлыктагы сорауларны чишәргә сәләтле булуын, моңа куәте җитүен билгеләп үтте.

Рәхмәт сүзләрен ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та җиткерде. Ул Татарстандагы вәзгыятьне бәян итеп, аның үсешендә нефтьчеләрнең саллы өлешен искәртте.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин конференциягә кадәр предприятиенең үзендә булып, эшчәнлек белән урында танышты. Ул да җитәкчелеккә, коллективка изге теләкләрен, җиткерде.

Предприятие ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә уйламый. Компания директоры Айрат Закиров хезмәтләренә бирелгән югары бәянең тагын да дәртләнебрәк, нәтиҗәлерәк эшләү өчен зур этәргеч булуын әйтте. Моның өчен «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ дә бөтен мөмкинлекләр бар.

Азактан фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса