Әлмәтлеләр “Илһам” лауреатлары
"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үткәрелде. Бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде.
Яшь язучыларны котлау тантанасында әлмәтлеләр дә бар иде. 1 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Рузилә Шәйдуллина "Проза" номинациясендә, Елховой гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәрбиназ Шәйхелова " Яшь шагыйрь " номинациясендә лауреат булып танылдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia