Реклама
Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда уен бизнесы өлкәсендә 13 җинаять ачыкланган.
Җинаять эшендә 30 зат гаепләнә. Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү өлкәсендә 5 җинаять ачыкланган. Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы идарә мәгълүматларынча, уен бүлмәләренең күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, шулай ук Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Тукай, Азнакай, Бөгелмә, Чистай шәһәр һәм районнарында. 2014 елда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының "Законсыз комарлы уеннар" бүлегенә 66 хәбәр килгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы