Әлмәтлеләр этнографик диктант язды [+ФОТОЛАР]
Бүген сәүдә техникумының актлар залында әлмәтлеләр зур этнографик диктант яздылар.
Диктант дип әйтү бәлки дөрес тә түгелдер. Ул тест рәвешендә иде. 30 сорауга җавап бирү өчен вариантлар китерелгән иде. Әлеге чарада 83 кеше катнашты. Үзләренең белемнәрен укучылар, студентлар, мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башкалар сынап карады. Диктант язучы өлкәннәр дә күзәтелде.
Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сорауларның бераз катлаулы булуын, бүгенге беренче тапкыр язылган мондый диктантның дәвамлы итәргә кирәклеген искәртте. Сорауларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелде. 30 сорауга җавап биреп 100 балл тупларга мөмкин иде. Диктант нәтиҗәләре 4 ноябрьдә билгеле булачак. Ул һәм дөрес җваваплар www.miretno.ru сайтында урнаштырылачак.
Диктант язар алдыннан Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хатирәләрне яңартуга корылган уен-викторина да оештырган иде. Дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр таратылды. Ә бу көнне диктант язуда катнашучыларга сертификатлар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа