Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчеләре

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Билгеле булганча, бәйге өч этапта үтте. Башта муниципаль, аннан зона туры, ә инде соңгысында җиңүчеләр финалга җыелды. Быел әлеге конкурста барлыгы 700 дән артык кеше катнашкан. Аларның 19 ы гына республика этабына үткән. "Өченче яшь героинясы" номинациясендә җиңүне безнең нәшатлы ветераныбыз, ветераннар советында тыл хезмәтчәннәре белән эшләүче комиссияне җитәкләүче 90 яшьлек Ираида Коршунова яулады. Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса