Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр дәүләт бүләкләре алды

РФ дәүләт бүләкләре җәмгысе 47 татарстанлыга тапшырылды.

Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. «Татнефть» ААҖнең биш вәкиле Россия Федерациясе дәүләт бүләкләренә лаек булды.

«Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичков, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катламга эшче агент кудыру буенча насос станциясе машинисты Виктор Лазарев һәм «Татнефтегазпереработка» идарәсенең участок мастеры Илдар Садыйков II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнделәр.

Баш энергетик - «Татнефть» ААҖнең энергетика идарәсе начальнигы Александр Евсеевка «Россия Федерациясенең атказанган энергетигы» мактаулы исеме бирелде.

Баш геолог - «Татнефть» ААҖ Татарстан геология-разведка идарәсе начальнигының беренче урынбасары Сергей Войтович «Россия Федерациясенең атказанган геологы» исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса