Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен өстәмә ялларның бетерелүе ихтимал

Татарстанның Министрлар Кабинеты республикада өстәмә ял көннәрен булдырмау тәкъдиме белән чыккан. Сәбәбе итеп икътисади торыш китерелгән. Бүген Россиядә ял итә торган бәйрәмнәр саны 14. Безнең республикада моңа тагын дүртәү өстәлә - Республика һәм Конституция көннәре, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре.

Предприятие җитәкчеләре Президентка бәйрәм көннәрен кыскартуны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Алар фикеренчә, өстәмә ял көннәре җитештерүчәнлек күләмен киметә һәм хезмәткә түләүдә чыгымнарны арттыра. Закон проекты кабул ителгән очракта татарстанлылар россиялеләргә караганда күбрәк эшләмәячәк. Чөнки закон проектында Татарстан Республикасында өстәмә ял көннәре булган очракта ял көннәрен күчерү республикада яшәүчеләрнең ял көннәре санын Россия Федерациясенең калган гражданнарыныкы белән чагыштырганда киметүгә китерми диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса