Әлмәтлеләр өч көн ял итәчәк
Алда безне тагын өч көн ял көтә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының производство календаре нигезендә без 30 һәм 31 августта, 1 сентябрьдә ял итәчәкбез. Белгәнебезчә, 30 август - Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәм көн быел шимбәгә туры килә. Шулай итеп, шимбә дүшәмбегә, ягъни 1 сентябрьгә күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа