Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр бирешми (ФОТОЛАР)

Быел саллы юбилейларын билгеләп үтүче предприятиеләр байтак. Төбәгебездә кара алтын табыла башлау, Әлмәт шәһәренә нигез салыну эре предприятиеләрнең күпләп төзелүенә этәргеч була. Торба заводы коллективы да үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте.

Әлмәт торба заводының барлыкка килүе дә нефть сәнәгате белән бәйле. Эшчәнлеге дәверендә предприятие 10 миллион тонна торба җитештергән. Калабызда ясалган торбалар илнең нинди генә төбәкләренә озатылмый, якын чит илләрдә дә аңа сорау зур. Коллективны алтын юбилее белән котларга килүчеләр арасында ышанычлы партнерлар байтак иде.

Кунакларны заводның үзендә оештырылган музей каршылады. Һәрбер стенд узган гомер, моннан 50 ел элек төзелгән спираль җөйле торбалар җитештерү буенча кыр базасының куәтле торба заводына ничек әйләнүе хакында сөйли.

- Хезмәт буынын 25 еллап исәплиләр. Димәк, 50 ел эчендә заводта ике буын кешеләр эшләгән. Без бу еллар шаһиты, - диде Әлмәт торба заводы идарәче директоры Александр Токарев. - Завод СССР Газ сәнәгате министрлыгы канаты астында төзелә башлады. Аннан ул Нефть,газ һәм төзелеш, соңрак Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыкларына тапшырылды. Безнең спираль җөйле торбалар СССРның барлык төбәкләренә җибәрелде.

Хәтердә, торба заводында эшләүчеләргә кызыгып караучылар да булды. Чөнки биредә хезмәт куючылар социаль яктан ныграк якланган кебек тоелды - предприятие эшләүчеләре өчен 2 зур тулай торак, санаторий, 2 балалар бакчасы төзи, азык-төлек белән тәэмин итү өчен ярдәмчел хуҗалык булдыра. Алар тарафыннан шәһәрдә дә җитди объектлар, мисал өчен, «Юбилейный» Спорт сарае, 21 нче мәктәп, техник училище (хәзерге татар-төрек лицее бинасы), Төзүчеләр проспекты - Ленин урамы чатында торак йорт белән фотосалон, чәчтараш һәм тагын байтак кына фатирлар төзелә.

Заман белән бергә завод үзгәрешләр дә кичерә. 1991 елларда җитәкчелек предприятиене техник реконструкцияләү буенча программа эшли. Аның нигезендә биредә туры җөйле торбалар җитештерү күздә тотыла. 1993 елда завод беренче туры җөйле торбалар чыгара. Авыр чорлар торба заводына да кагыла. Ул чакта продукция өчен үзара гына исәп-хисап ясала, нибары 5-10 процент кына акчалата керә. Александр Токарев «Татнефть»нең ышанычлы кулланучы булуын, гомумән, бүген чиста партнерлык мөнәсәбәтләре буенча гына эшлүләрен әйтеп, аларга рәхмәтләрен дә җиткерде. Әлмәт торба заводы соңгы 14 елда берләшкән металлургия компаниясе составында эшли.

- Продукция җитештерү күләме 3 тапкырга артты. Безнең бер хезмәткәргә туры килгән җитештерүчәнлек Россиядәге торба предприятиеләре арасында иң яхшысы санала. Ул бер хезмәткәргә елына 308 тонна тәшкил итә. Коллективка ышаныч күрсәтүе өчен зур рәхмәт - нәкъ 27 ел элек хезмәткәрләр мине үзләренең директорлары итеп сайлады. Җитәкчене коллектив үзе сайлавы беренче тапкыр республикада, шәһәрдә Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында булды, - дип коллективны юбилей белән котлады алыштыргысыз директор.

Предприятиенең тупланган, тырыш коллективы турында башка чыгыш ясаучылар да билгеләп үтте. Бу тантана уңаеннан гына әйтелә торган сүзләр түгел. Биредә үз эшенең осталары, бер максат өчен янып-көеп йөрүчеләр хезмәт куюын дәлилләүче мисаллар да күп. Мәсәлән, завод Россиянең сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәткәрләрен иң оста эшкә җәлеп итүче булып танылган һәм кубокка ия булган.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин предприятиенең уңышында җитәкчелекнең роле зур булуын искәртте. Александр Токарев торба заводының нибары дүртенче директоры икән.

- Торба заводы республика предприятиеләре арасында энергонәтиҗәлелеге буенча өченче урын алып тора. Сез җиңүләргә максатчан хезмәт белән ирешәсез, вакыт чакыруын уңышлы хәл итәсез. Югары күрсәткечләр коллективның бердәм булуына да бәйле. Заводның яшьләр комитеты да шәһәрдә сигез ел рәттән иң яхшысы санала. Сезнең кадрлар шәһәргә дә хезмәт итә. Данлы традицияләрегез артсын, - дип теләкләрен юллады район башлыгы һәм коллективка ТР Президентының Рәхмәт хатын, фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләрен тапшырды.

Татастанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев тә: «Торбалар эшкәртелгән тимер генә түгел, ә бәлки республиканың, илнең икътисады да, - дип искәртеп заводның казанышларын югары бәяләде. - Тырышлык бигрәк тә конкуренциядә яхшы күренә».

Бу көнне хезмәткәрләр адресына мактау сүзләре дә, бүләкләр дә мулдан булды. Талантларга да бай завод. Предприятиенең актлар залында узган тантанада аларның җыр-моңнары, шигырь сөйләүләре зур алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса